Аларга игътибар итеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада беренчеләрдән булып икенче тапкыр прививка ясатты.
Безнең районда икенче тапкыр вакцинацияләнеп өлгергән кешеләр бар. Кабат прививканы Роспотребнадзор вәкиле Алмас Абзалов та ясап өлгерде.
Районның баш табибы Светлана Одушкина хәбәр иткәнчә, медицина хезмәткәрләренең күбесе инде ревакцияләнергә өлгергән.
Белгечләр фикеренчә, прививканы, күмәк иммунитет барлыкка килгәч, 12 айга бер тапкыр ясарга мөмкин булачак.
Якын көннәрдә район башлыгы Александр Никошин да ревакцинация узарга планлаштыра. Аның беренче прививкасына ярты ел узган икән.
Районда яшәүчеләрнең күпчелеге прививка ясатты. Тик менә өлкәннәр арасында бер тапкыр да вакцина ясамаган кешеләр бар. Бу борчу тудыра, чөнки авыру күбрәк өлкән буын вәкилләренә, хроник авырулары булган кешеләргә яный. Кызганычка каршы, кайберәүләр прививка авыруга ышанычлы киртә булып торуына ышанмый. Күптән түгел без Карамалы авылында туып-үскән Равил Камалов белән сөйләштек. Хатыны белән бергә алар Сочига ял иттеләр. Равил үзе прививка ясаткан, ә хатыны бу эшне кичектерергә булган. Күңелсез статистика күрсәткәнчә, нәкъ менә коронавирус авыруы дүрт дистәдән артык райондашыбызның гомерен өзгән. Аларның берсе дә covid-19 ка прививка ясатмаган була.