Күптән түгел конкурска йомгак ясадылар. Республиканың иң яхшы 235 механизаторының исемлеге билгеле булды, алар бөртеклеләрне суктыруда һәм чабуда эшләделәр.
Бүләкләнүчеләр арасында районыбыз механизаторлары да аз түгел. Конкурста «Востокзернопродукт» ҖЧҖеннән Җәүдәт Хисмәтов, Азат Әхмәтов, Валентин Калсанов, «Хузангай» ҖЧҖеннән Вячеслав Илюхин, Сергей Ермолаев, Григорий Зварич җиңүче булдылар.
Аларга 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды.
«Хузангай» җәмгыятеннән Нәгыйм Вахитов, Әмир Нуретдинов, Вадим Морелев Чабаксарда узган республика конкурсында җиңүчеләр булдылар. Аларга 40 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды.
Моннан тыш, кайбер алдынгы механизаторлар район конкурсында җиңүчеләр. Иң яхшылар булып “Востокзернопродукт” ширкәтеннән Илмир һәм Тәлгать Кәлимуллиннар, Григорий Мизюков, Юрий Свилин, Рөстәм Гинанов, Фирдүс Зәйнуллин, “Хузангай” ширкәтеннән Лев Мукусев танылды. Аларга 20 мең сумлык акчалата бүләкләр тапшырылды.