Әлки муниципаль районы Юхмачы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илзирә Шәрипова, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Балалар Советы әгъзасы, «Бала хокуклар дөньясында» мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсында «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә җиңүче булды. Илзирә Казан шәһәренең «Московский» мәдәни-күңел ачу үзәгендә конкурска йомгак ясау тантанасына чакырылган иде, аңа 10 мең сумлык Сертификат тапшырылды.