Җаннарны сафландырган бәйрәм

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда ислам динен рәсми кабул итү көнен билгеләп үтүгә багышланган җыен елдан-ел зуррак колач белән үтә. Хәзер инде ул бөтен Россия мөселманнарын бергә җыючы, илебезнең ислам дине лидерларын берләштерүче-туплаучы олы бер тантанага әверелеп бара. Бу юлы да Изге Болгар җыенына берничә дистә мең кеше килгән иде. Илебезнең кайсы гына төбәкләреннән җыелмаган иде милләттәшләребез! Бирегә аларны, билгеле, ислам дине тәүге кабул ителгән изге җиребезгә аяк басу, борынгы бабаларыбыз рухына баш ию, Болгарның шифалы сулышын, төрле кыйтгаларга сибелеп яшәүче милләттәшләрен-диндәшләрең белән рухи якынлыгыңны, бергәлегеңне тою теләге китергән. Бер-берсе белән бөтенләй таныш булмаган кешеләр арасында бу көнне дустанә, хәерхаһлы мөнәсәбәт хөкем сөрде, һәр җирдә җанга якын татар теле яңгырап-ишетелеп торды.
Ут күршебез Болгар җирендә бүген искитмәле олы эшләр башкарыла. Узган ел биредә гүзәл Ак мәчет, дөньядагы иң зур Коръән сакланган Истәлек билгесе бинасы, икмәк музее ачылган иде. Соклангыч бу корылмаларның һәркайсы үзе бер тарих, искиткеч архитектура үрнәге.
Быел Изге Болгар җыены алдыннан гына монда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге ачылган. Россиядә генә түгел, дөньяда санаулы гына булган, заманча җиһазландырылган әлеге үзәктә археологларыбыз төрле тикшеренүләр алып бара, чит илләр галимнәре белән дә уртак проектлар эшли алалар хәзер.
Суы  бик  шифалы  дип саналган Габдрахман сәхабә коесы яңартылган. Борынгы Болгарның дан тоткан мунчаларын торгызып халыкка күрсәтү буенча да җитди эш алып барыла. Кунакханәләр, шифаханә төзү планнары да  бар икән.
Быелгы җыенның үзәк вакыйгаларыннан берсе исә Елга вокзалын ачу булды. Чал Идел ярында күтәрелгән бу гаҗәеп матур су вокзалы хәзер теләсә нинди судноларны кабул итә ала. Бинаның беренче катында 13 нче гасырда шушы җирдә яшәп иҗат иткән шагыйрь Кол Гали сыны урнаштырылган. Елга вокзалының өч катында да Болгар цивилизациясе тарихы музее урын алган. Алар Болгар дәүләтенең өч башкаласы – Болгар, Биләр, Сувар шәһәрләре тарихын үз эченә ала.
Елга вокзалын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Президент Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, дәрәҗәле кунаклар, дин әһелләре, җыенга килгән бик күп халык катнашты.
Бина эченә үтеп, эскалаторда югарыга күтәрелгәч, Болгар җиренә килеп чыгасың. Монда искиткеч гүзәл манзара ачыла. Бер якта берсеннән-берсе мәһабәт тарихи һәм яңа корылмалары белән Изге Болгар шәһәре балкып утыра. Икенче якта мәгърур Идел елгасы җәйрәп ята.
–Сөбханалла, бу бит оҗмах, җирдәге оҗмах. Мондый да матур җирләрне борынгы бабаларыбыз ничек сайлап урнаша белгәннәр! Шушы тарихи һәйкәлләребезне торгызучыларга, җаныбызны баетып, рухыбызны сафландырырга омтылучыларга ничек рәхмәт әйтмисең! –диеште әлеге матурлык белән хозурланучы халык.
Шунда без ерактан килгән сәфәрчеләр икәнлекләре күзгә ташланып торган кешеләр төркеменә игътибар иттек.
–Без Балтыйк диңгезе буендагы  Кенигсберг (Калининград) шәһәреннән,–диләр шактый өлкән яшьтәге милләттәшләребез. –Болгарны бик тә күрәсебез килә иде. Тәэсирләребез искиткеч. Бу җирләр мөселманнар өчен Мәккә кебек үк изге урынга әвереләчәк әле. Кенигсбергта (алар шәһәрләрен никтер гел шулай атадылар) бүген биш меңләп татар яши. Болгарны фотога, видеога төшереп китеп аларга да күрсәтербез, үзара аралашып яшибез без.
Кунакларның  саф татарча сөйләшүләренә дә бик сокландык.
Гомумән, җыенда ел буе искә алып сөйләрлек истәлекле вакыйгалар да, тәэсирләр дә күп булды. "Без булдырабыз!"–соңгы берничә елда җөмһүриятебездә канатлы гыйбарәгә әйләнгән бу сүзләрнең дөрестән дә чынбарлыкка туры килүен тулысынча раслый бүген Изге Болгар җирендә башкарылган һәм әле зур масштабта алып барылучы эш-төзелешләр. Елга вокзалын ачу тантанасында Минтимер Шәймиев:
–Безгә бу җирдә шундый олы проектны тормышка ашырырга Аллаһы Тәгалә үзе юл күрсәткәндәй булды. Ә бит тотынсак булдыра алабыз без,–дип тагын бер ассызыклады.
"Яңарыш-Возрождение" хәйрия фондына әледән-әле үз өлешебезне кертүчеләр буларак, бу зур төзелешләрдә  безнең, әлкилеләрнең дә катнашыбыз бар, дип горурланып әйтә алабыз. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International