Ришвәтне бирү дә, алу да – җинаять

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Коррупция (латинчадан тәрҗемә иткәндә ул "череп таркалу" дигәнне аңлата) – вазыйфаи затның үзенең власть вәкаләтләреннән һәм  хокукларыннан, законнарга һәм әхлак нигезләренә каршы килеп, шәхси файда алу максатларында файдалануын билгеләүче термин. Россия закончалыгы нигезендә, коррупция – хезмәт урыныннан, вәкаләтләрдән усал ният белән файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу. Ришвәт алу гына җинаять дип уйлау дөрес түгел. Россия Федерациясе Җинаять кодексында ришвәт бирүче өчен дә җинаять җәзасы каралган. Ришвәт бирүче булмаса аны алучы да булмас иде бит.
Ришвәт алу – вазыйфаи җинаятьләрнең аеруча куркыныч төрләреннән берсе. Бу дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләргә җитди зыян китерә. Коррупция белән бәйле хокук бозулар кылган өчен кеше җинаять, административ, гражданлык-хокукый һәм дисциплинар җаваплылыкка тартыла. Әйтик, вазыйфаи зат акча, кыйммәтле кәгазьләр яисә бүтән мөлкәт төсендә ришвәт ала икән, закон нигезендә аңардан әлеге ришвәт суммасының 25 тапкырдан 50 тапкырга кадәр арттырылган күләмендә штраф түләтелә һәм ул 3 елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан мәхрүм ителә, яисә 5 елга кадәр срокка мәҗбүри эшләргә, я булмаса 3 елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм итүгә һәм ришвәт суммасының 25 мәртәбә арттырылган күләмендә штрафка тартыла.
Гомумән, ришвәтчелек өчен каралган җәза чаралары бик кырыс. Ә инде җәмгыятьнең нигезләрен какшатучы бу яман күренешкә киртә кую өчен безнең һәркайсыбызның уяулыгы, намуслылыгы, актив гражданлык позициясенә ия булуы зарур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International