Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Тел ачкычлары, ак юллар сезгә!
2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Инде дәресләрдән, мәсьәләләр чишүдән, инша язудан туеп беткән балаларның шатлыгы чиксез – алда өч айга сузылган ял, кызыклы уеннар, сәяхәтләр. Әмма тугызынчыларны һәм унберенчеләрне әле җитди сынаулар – бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестациясе – көтә. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 9 сыйныфын бу уку елында 25 укучы тәмамлый, 11 сыйныфны бетерүчеләр – 20.
Чыгарылыш сыйныфлар укучыларын соңгы кыңгырау тантанасында бөтен гимназия алкышлады. Коңгырт төстәге күлмәкләр, ап-ак алъяпкычлар кигән кызлар, килешле матур костюмнарга киенгән егетләр бүген аеруча күркәмнәр, чибәрләр иде. Ә бит шушы гимназия бусагасын атлап керүләренә әле кайчан гына кебек. Тугыз ел, унбер ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Инде менә алар өчен соңгы мәртәбә мәктәп кыңгыравы шылтырый, соңгы тапкыр мәктәп линейкасына чыгулары. Тизрәк зур үсәселәре, укуны тәмамлап мөстәкыйль тормышка аяк басасылары килә дә, гимназия, укытучылар белән саубуллашу бигрәк ямансу икән. Алда торган зур, яңа тормыш ымсындырып чакыра да, әзрәк шүрләтә дә. Бераз читтәрәк әнә әти-әниләре, ничәмә-ничә еллар белем-тәрбия биргән укытучылары горурланып та, сөенеп тә күзәтә аларны. Кайсылары күз яшьләрен дә сөртеп куя.
Рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучылар, куйган хезмәтегез, түккән көчегез, биргән күңел җылыгыз өчен – чыгарылыш сыйныфлар укучылары мөгаллимнәренә әнә шул ихлас хисләрен җиткерделәр.
Укытучыларны, укучыларны, ата-аналарны бәйрәм белән район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурания Заһидуллина котлады. Ул егет-кызларның чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, бу тормышта үз юлларын табуларын теләде.
Гимназия директоры Фәридә Яруллина да укучыларына җылы теләкләр әйтте һәм спорт белән актив шөгыльләнгән, район, республика ярышларында призлы урыннар яулаганнарга, гимназия тормышында активлык күрсәткәннәргә Мактау грамоталары тапшырды. Нурания Хәбибулловна укуда югары уңышларга ирешкәннәрне бүләкләде. Физкультура укытучылары Олег Астафьевка, Руслан Советниковка яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ел әйләнәсе гимназия тормышында актив катнашкан 11 сыйныф укучылары Раил Сафиуллин һәм Ландыш Гайнетдинова иң яхшы гимназист һәм лидер дип табылдылар. Җәмәгать эшләрендә һәм спортта иң актив сыйныфлар да бүләкләргә лаек булды.
Укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Бу көнне чыгарылыш сыйныфлар укучыларына бик күп матур теләкләр юлланды. Бәйрәмнең икенче өлеше гимназиянең актлар залында дәвам итте, дулкынландыргыч, тәэсирле кичә булды ул.
Инде егет-кызларга имтиханнарда тел ачкычлары, уңышлар, ак юллар гына телисе кала.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз