Билгеле булганча, легаль булмаган алкоголь гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч. Контроль һәм хокук саклау органнары ай саен контроль чаралар уздыруга һәм еш кына әйләнештән легаль булмаган алкоголь алуга карамастан, кешеләр суррогат корбаны була.
Контроль чаралар уздыру өчен нигез буларак мәгълүматның мөһим чыганагы булып "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр тора.
uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлү өчен "Регистрация" төймәсенә басарга, кәрәзле телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм тиешле кырга билге куела, "Теркәлергә" төймәсенә басарга кирәк. Пароль СМС буенча күрсәтелгән телефон номерына җибәреләчәк. Шуннан соң логин (телефон номеры) һәм парольне тиешле кырларга кертергә кирәк.
"Халык контроле" порталы кулланучылары хокук бозулар мәгълүматларын ачыклаган дөрес мәгълүмат өчен матди бүләкләү алган.
Агымдагы елда 17 гариза кергән, шуларның 4се расланган.
Татарстан Республикасы Дәүләт акогольинспекциясенең Чистай территориаль органы чираттагы тапкыр район халкын гражданлык позициясен актив күрсәтергә һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында алкоголь законнарын бозу турында хәбәр итәргә чакыра