Сөттән акча эшләр чак

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
Хәзер сыер асраучыларга сөт җитештерү өчен иң арзанлы чор – маллар көне буе үлән бик әйбәт булып күтәрелгән болыннарда, үзәнлекләрдә көтелә. Малкайлар сөтне көннән-көн арттыра баралар. Яшеллекнең иң витаминлы, туклыклы вакыты – мул сөт чоры шул. Менә шушы вакытта халык үзеннән арткан сөтне һәр көнне күпләп тапшырырга тырыша да. Гаилә бюджетын тулыландыруның  менә дигән юлы бит. Һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре бу эшне һәрдаим контрольдә тотып, тиешенчә оештырып, зарурлык туганда ярдәм итәргә тиешләр. Шулай эшләгән  авыл   җирлекләрендә сөт хәзерләү күрсәткечләре күпкә яхшы.
Районда халыктан бу көннәрдә бер сыерга исәпләгәндә уртача 6,2 килограмм сөт җыю бурычы җиткерелгән иде. Әлеге заданиене Апак авыл җирлегендә – 10 килограмм, Чуаш Кичүендә – 7,1, Ташбилгедә  11,8 килограмм итеп үтиләр. Шулай ук Яңа Салман, Иске Алпар, Иске Чаллы, Иске Салман, Иске Камка авыл җирлекләрендә халык сөтне күп саткан.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов көтүгә үгезләр чыгаруны тыю яклы. Көтүдә үгез йөрү, бердән, төрле йогышлы авырулар тарату чыганагы булып тора. Икенчедән, нәселе билгесез малдан бозау алганчы, ясалма орлыкландыру юлы белән әйбәт токымлы үрчем алу мөмкинлеге бар.
Хәзер районда 24 терлекләрне ясалма орлыкландыру пункты эшли. Бу ысул белән каплатылган сыерлардан бозаулар көр, сәламәт һәм зур булып туа. Халыкның күпчелеге инде моңа инанып өлгерде. Бүген шәхси хуҗалыклардагы 1824 сыер нәкъ әнә шул юл белән буазландырылды.
Соңгы вакытта районда сөт җыючыларның тынгысыз хезмәтен дә тиешенчә бәяләргә тырышалар. Аларның хезмәтенә квартал саен диярлек нәтиҗә ясала. Яхшы эшләүчеләр бүләкләнә. Шулай ук үз хуҗалыкларыннан күп сөт тапшырган гаилә башлыклары да мактауларга лаек була. Кыскасы, җәйге чорда, мул сөт чорында күбрәк продукция  сатып акча эшләп калу мәслихәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International