Үзебезнең табиблар өчен тавыш бирик

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
Министрлык әлеге бәйгене ел саен үткәрә. Быел конкурс комиссиясе биш номинациянең һәркайсында иң лаеклы өч кандидатураны финалда тавыш бирүгә үткәргән. Номинантлар исемлегендә Яңа Салман табиблык амбулаториясе баш табибы Әнвәр Кәтиев ("Иң яхшы беренчел  звено табибы" номинациясендә) һәм Түбән Әлки фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илмир Шәмсетдинов ("Ел медицина хезмәткәре" номинациясендә) бар. Әлеге табибларның икесе дә район халкына билгеле шәхесләр. Аларның хезмәте олы бәяләүгә лаек. Финалга чыгучылар арасыннан җиңүчеләрне билгеләүдә интернет-тавыш бирү зур роль уйнаячак. Без дә якташ табибларыбыз өчен тавыш бирик. Тавыш бирү тәртибе болай: компьютер аша республика Сәламәтлек саклау министрлыгының "Ел табибы - Ак чәчәкләр-2013" конкурсы сайтын ачып, Ә.М.Кәтиевкә, И.М.Шәмсетдиновка дип тавыш бирәсе. Бер компьютердан бары бер тавыш исәпкә алына. Район газетасы редакциясе табибларыбыз өчен үз тавышларын юллады. Номинантлар өчен тавышларны 10 июньгә кадәр бирергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International