Чыгарылыш имтиханнары башланды

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
Тәүге сынау рус теленнән булды. Ул быел ярты сәгатькә озайды – өч сәгать ярым дәвам итте. Барлык унберенчеләр БДИ ны гимназия бинасында тапшырдылар. Быел, мәгълүм булганча, имтихан тапшыру шартлары тагын да кырысланды. Аерым алганда, бүлмәдә кәрәзле телефон сигналларын "сүндерү" җайланмалары урнаштырылды. Имтихан нәтиҗәләре бер атнадан билгеле булачак. Ә тугызынчылар дәүләт йомгаклау аттестациясен математикадан имтихан белән кичә башлап җибәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International