Эльмира Зарипова Юхмачы авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып китте.

2021 елның 3 декабре, җомга

1 декабрьдә районга эш визиты белән республиканың социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.

Эльмира Әмир кызы район хакимиятендә гражданнарны кабул итте, Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Сәфәр барышында аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде.

Ул интернат- йортның яңа биналарын карады, анда өлкәннәр һәм инвалидлар спорт, кул эше, иҗат белән шөгыльләнә ала. Капиталь ремонттан соң интернатта массаж кабинеты, йөгерү юллары, велотренажер, теннис өстәле һәм башка снарядлар булган спорт залы пәйда булган.

Министр азык-төлек һәм көнкүрешнең оештырылуын тикшерде, урын-җир кирәк-яраклары һәм кием-салым складларын тикшерде. Ул  интернат- йортта яшәүчеләр белән әңгәмә корды, хезмәткәрләрдән инвалидлар декадасы уңаеннан эш планы, коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә үткәрелә торган профилактика чаралары белән кызыксынды.

Эльмира Зарипова күргәннәрдән канәгать калды, соңгы елларда яшәү шартлары сизелерлек яхшырды, бу приютта яшәүчеләрнең кәефенә дә йогынты ясый, дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International