Мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өөләрендә булдылар

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Ел саен 1-10 декабрьдә Россиядә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы үткәрелә. Инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар үткәрелә, аларның максаты-җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлык проблемаларына җәлеп итү. Инвалидлар декадасы - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә чираттагы искә төшерү ул. Теләсә нинди кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөһим. Билгеле булганча, инвалидлар проблемаларының берсе булып аралашу җитмәү тора, аларга мораль ярдәм кирәк, игътибар һәм җылы сүз дә кирәк. Карамалы, Иске Әнҗерә, Аппак, Юхмачы,Төгәлбай авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Аралашу дустанә даирәдә,  чәй өстәле артында узды. Алар яңалыклар белән уртаклашты, бер-берсенең уңышларына сөенде, йөрәкләреннән җылылык өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International