"Законнар кайда языла" - хокукый сәгате

2021 елның 10 декабре, җомга

"Зирәк закон чыгаручы законнар чыгарудан түгел, ә аларның җәмгыять өчен яраклылыгын өйрәнүдән башлый" (Ж. - Ж. Руссо)

Иске Салман авылы китапханәчесе урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен "Законнар кайда языла" - хокукый сәгате үткәрде. Балалар Россия Конституциясе тарихы, Дәүләт төзелеше, кеше һәм гражданинның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Китапханәче шулай ук Дәүләт Думасында нинди эш алып барылуы, депутатлар утырышларында нинди документлар кабул ителүе, теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү өчен акча ничек табылуы турында сөйләде. Балалар бу чарада бик игътибар белән тыңладылар һәм актив катнаштылар, төрле ситуацияләр турында фикер алыштылар, нәтиҗәләр ясадылар һәм сораулар бирделәр.

Әлеге чара балаларның үз иле тарихына карата кызыксынуларын арттыруга, хөрмәт, патриотизм һәм Конституциянең әһәмиятлелеген тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International