Файдалы да, хәвефсез дә булсын

2013 елның 31 мае, җомга
Быел балаларның җәйге ялын оештыруга районда 4570 мең сум акча каралган. Каникуллар вакытында (1 июньнән 11 июльгә кадәр) 27 мәктәп яны лагеренда ике смена эшләячәк. Анда 680 бала ял итәчәк. Мәктәп лагерьларында балалар белән төрле ярышлар, турнирлар, конкурслар, походлар, хезмәт десантлары, күңел ачу программалары үткәрү каралган.
5 июньнән "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере да үз эшен башлап җибәрә. Биредә 220 баланың ял итүе күздә тотыла.
"Яшь имәннәр"дә хәзер балаларны савыктыру, ял иттерү, физик чыныктыру  өчен бик күп шартлар тудырылган. Лагерь табигатьнең бик матур почмагында урнашкан. Гигиена таләпләрен тиешенчә үтәү, ял режимы, тулы кыйммәтле туклануны тәэмин итү дә, һичшиксез, балаларның ялын югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Лагерь педагоглар, техник персонал белән тулысынча тәэмин ителгән. Сменаларны комплектлаганда ялга путевкалар беренче чиратта аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, авыр тормыш ситуациясенә дучар балаларга биреләчәк. Лагерьда ике профильле смена оештыру планлаштырыла. Беренчесендә төрле олимпиадалар, смотрлар, иҗади конкурслар, спорт ярышлары җиңүчеләре ял итсә, икенче сменада яшь техниклар саулыгын ныгытыр. Балаларны лагерьга китерү, экскурсияләргә йөртү өчен мәктәп автобуслары файдаланылачак, аларны ким дигәндә ике педагог озатып йөриячәк. Лагерь тәүлек әйләнәсе полиция хезмәткәрләре тарафыннан сакланачак.
Бүген лагерьда ял сезоны башланыр алдыннан косметик ремонт үткәрелә. Биналар һәм территория тиешенчә җыештырылган, чистартылган, дезинфекцияләнгән. Янгын күзәтчелеге, «Роспотребнадзор» белгечләре лагерьның тиешле хәвефсезлек таләпләренә җавап бирүен җентекләп тикшергән.
Район башкарма комитеты утырышында балаларның җәйге ялын оештыру буенча Балалар иҗаты йорты директоры Әнисә Гайфуллина чыгыш ясады. Ул әле хәл ителмәгән берничә мәсьәлә булуын да әйтеп узды. Лагерьда янгын сигнализациясен урнаштырасы, медпункт бинасын әзерләп бетерәсе, табиб билгеләүне хәл итәсе бар.
17 майда Балалар иҗаты йортында укучыларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрелгән. Анда лагерьларда балаларның ялын файдалы, хәвефсез итеп оештыруга кагылышлы мәсьәләләр каралган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин балаларның җәйге ялын оештыру буенча һәр мәсьәләнең вакытында һәм  тиешенчә хәл ителүен таләп итте. Ул шулай ук лагерьларда ялның мәгънәле, файдалы, хәвефсез үткәрелергә тиешлегенә аерым басым ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International