Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Күбекле-бетон блоктан төзегез
2013 елның 31 мае, җомга
Нинди дә булса яңа эшкә алыныр алдыннан, бу юнәлешкә акчаңны кертә башлаганчы аның синең өчен табышлы якларын кат-кат анализлап карыйсың, билгеле. Тәлгать Әүхәт улы да күбекле-бетон блоклар җитештерүгә тотынганчы аның башка төзелеш материалларыннан нинди өстенлекләре булуын, халыкта сорауның нинди буласын өйрәнә. Һәм бу эшкә алынып ялгышмый – кешеләр күбекле-бетон блокларның уңай якларын бик тиз күреп алалар. Шуңа җитештерелгән продукция складларда ятмый – шундук сатыла да бара.
Мин күбекле блоклар җитештерүчеләр янында берничә мәртәбә булдым. Әлеге материалны эшләү шактый осталык, төгәллек һәм байтак кул хезмәте сорый икән. Блоклар бик тигез һәм бер үк зурлыкта эшләнә. Бары 1-2 миллиметр плюс яисә минус булырга мөмкин.
Әзер блок нык һәм шактый җиңел була икән. Аны җитештерүдә цемент, ком һәм күбек ясагыч сыекча файдаланыла. Сыекчаның Италиядән кайтарылганын сатып алалар биредә. Дөрес, ул Россиядә җитештерелгәненнән күпкә кыйммәтрәк. Әмма аны кулланганда блоклар бик сыйфатлы килеп чыга һәм экологик яктан да зыянлы булмый. Ул сыекча аксымнан эшләнә, химик кушылмалар өстәлми икән.
Мин интернетка кереп әлеге күбекле блокларның үзенчәлекләре белән таныштым. Алар искерми-тузмый, чын мәгънәсендә гомерлек материал. Җылыны да әйбәт саклый, бу яктан бары агачтан гына калыша икән. Керамик кирпеч, керамзит блоклардан күп тапкырлар өстен, диелгән. Юештән, дымнан да курыкмый. Бу блоклар белән төзү җиңел, измә аз китә, хәтта махсус җилемгә утыртып өяргә дә була. Янып китү куркынычы юк. Мондый блоктан кеше сәламәтлеге өчен зарарлы матдәләр, ис, нурлар бүленеп чыкмый, ул үзе "сулый". Аңардан хәтта мунча һәм сауналар да төзиләр.
Күбекле блокның тавышны "йоту" үзенчәлеге, башка өстенлекләре турында да хәйран гына язылган. Укып танышкач, ни дә булса төзи калсам, шул материалны сайларга икән, дип уйлап куйдым.
Күпләр өй салганда, каралты-кура корганда стена материалы итеп нәкъ шул күбекле-бетон блокны сайлап бик дөрес эшлиләр икән. Блоклар ясауны Тәлгать Әүхәтович оешмасы ел буе башкара. Дөрес, сату эшләре язга таба гына җанлана.
Бүген биредә блоклар ясау белән Сәлим Борһанов, Рафик Зыятдинов мәшгуль. Әле яңа гына аларга студент егет Ленар Гыйматдинов та кушылган. Ул Казанда институтта укый, җәйге ялында бераз акча эшләп алу өчен бирегә эшкә килгән.
Менә алар тигез "ояларга" күбекле измә агызып чыктылар. Бу шулай ике-өч көн торырга тиеш. Аннан блокларны күрше бинага өеп куялар. Төзелеш өчен файдалануга алар 28 көннән соң гына әзер була. Шушы вакыт эчендә ул тулысынча диярлек ныгый.
Тәлгать Әүхәтович блоклар ясау белән инде өченче ел шөгыльләнә. Шунысы кызык, күбекле блокларны алардан күбрәк күрше районнар – Спас, Алексеевск, Нурлат, Чистай районнары халкы ала икән. Ни сәбәпледер безнекеләр әлеге төзелеш материалының өстенлекләрен тиешенчә бәяләп җиткерми бугай.
Сатып алучылар өчен шунысы да уңай: заказ булганда блокларны монда үзләре үк төяп клиентка илтеп тә бирәләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз