Мәдәният йорты ремонтлана

2013 елның 31 мае, җомга
Карга  бик төзек авыл. Биредә мәктәп бинасы да яңа, мәчет зурдан кубып ремонтланды, кибетләре эшләп тора, урамнар тулы яңа төзек йортлар. Узган ел авылда 13 бала туды. Быел да инде 6 нарасый дөньяга аваз салган. Үлем-җитем исә быел бөтенләй юк. Яшьләре күп булган авылның мәдәният учагы гына сүлпән эшләде. Моның сәбәбе мәдәният йорты бинасының иске, тузган хәлдә булуы иде. Менә берничә көн элек әлеге бинага капиталь ремонт ясый башладылар. Аны район җитәкчелеге республиканың мәдәният йортлары төзү-ремонтлау программасына кертә алды. Ремонт өчен 4,5 миллион сум акча каралган. Клубны төзекләндерү эшләрен "Стройдорсервис" ҖЧҖ алып бара. Бинаның түбәсе металл черепицадан ясалды, стенасы сайдинг белән тышланды. Хәзер эчке ремонт эшләре бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International