"Туган як" метапредмет декадасына йомгак ясалды. Декада кысаларында, ачык дәресләр һәм чаралардан тыш, укучылар да иҗади эшчәнлеккә җәлеп ителде. Кече мәктәп укучылары үз эшләнмәләрен тәкъдим итте, 5-6 сыйныф укучылары арасында шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде (татар, рус, инглиз телләрендә шигырьләр), 7-8 сыйныфлар өч телдә инша язды, 9 - 11 сыйныфлар стенгазетлар чыгарды. Барлык чаралар да туган якка, Татарстан Республикасына, Әлки районына багышланган иде. Гражданлык тәңгәллеген формалаштыру, иҗади сәләтләрне үстерү, укучыларда патриотизм тәрбияләү - чараларның төп бурычы. Комиссия укучыларның иң яхшы эшләрен билгеләп үтте һәм призлы урыннар билгеләде.
Район ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.
Шулай ук макулатура һәм пластик җыю буенча иң яхшы укучылар билгеләп үтелде.