Шигырь укучылар бәйгесе

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

2021 ел - Николай Алексеевич Некрасовның 200 - еллыгы. Бүген, 10 декабрьдә, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге гимназиясендә " Сазымны халкыма багышладым” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Чара бөек шагыйрьнең биографик мәгълүматларын ныгытудан башланды . Укучылар Н.А.Некрасовның балалар еллары, гади крестьян кешеләренә булган мәхәббәте, аның кичерешләре һәм тормыш авырлыклары турында искә төшерделәр. Балалар Н. А.Некрасовның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Конкурста катнашучыларның барысы да бик яхшы әзерләнгән һәм шагыйрьнең лирик һәм лиро - эпик әсәрләрен укыган, шуңа күрә җиңүчене билгеләү бик җиңел булмады. Чара рус классигының тормышы һәм иҗаты турында шигъри җыентыклар һәм материаллар булган әдәбиятны  карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International