Район Башлыгы А.Ф. Никошин рәислегендә, район прокуроры Р. А. Гыйзятов, Әлки районы буенча Эчке эшләр бүлеге урынбасары Д. А. Зарипов катнашында Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Актуаль мәсьәләләр каралды, алар буенча карарлар кабул ителде. Комиссия әгъзалары комиссиянең 2022 елга эш планы проекты белән танышты.