2021 елның 17 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән бозлавык көтелә.
Елның салкын чорында һава торышы фаразларында синоптиклар бозлык һәм бозлавык турында хәбәр итә. Бозлык турында (яки аны ясалышы яки саклану өчен шартлар) - көн саен диярлек. Бозлавык турында - сирәгрәк. Алар арасында аерма нәрсәдә? Беренчесе -тротуарлардан яки автомобиль юлындагы бозлы юл дип әйтергә була.
Бозлавык-салкын һәм/яки туңган явым-төшемнәр (яңгыр, карлы яңгыр) яву нәтиҗәсе, ул вакытта боз коркасы горизонталь һәм вертикаль өслекләрдә барлыкка килә. !!! Бозлавык вакытында да бозлылык билгеләнә, һәм бу очракта ул шактый «тайгак».
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Бозлавык булганда:
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаулардан тыелып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә. Туктаган вакытта Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү йөзеннән тормоз педаленә берничә тапкыр басып сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга.
Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм тәбәнгә төшкәндә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына үтәргә киңәш ителә. Трассада хәрәкәт итүче транспорт булганда йөгереп чыкмаска, чөнки тайгак юлда автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Ерактан югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Берәр проблема килеп чыкса, сез һәрвакыт бердәнбер ашыгыч шалтырату номерына мөрәҗәгать итә аласыз - "101,112". Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә, телефоннан һәм кәрәзле телефоннан бушлай
Татарстан Республикасында Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.