Чуаш Кичүе урта мәктәбенең «Тере классика» театр берләшмәсе активистлары түгәрәк җитәкчесе Илюхина Н.С. җитәкчелегендә «Кыңгырау»балалар бакчасында булдылар. Балалар И.А. Крыловның « Энә карагы һәм кырмыска» мәсәле буенча шул исемдәге сценкасын күрсәттеләр. Тәрбиячеләр һәм бакчада тәрбияләнүчеләр кунакларга бик шатландылар, спектакльне бик теләп карадылар һәм чыгыш ясаучылар һәм җитәкче адресына бик җылы сүзләр әйттеләр