Аппак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Музей почмагына экскурсия" үткәрде. Чара барышында авыл тарихы һәм традицияләре белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән ата-бабаларыбызның көнкүреш әйберләрен карады.