"Сәләт-Әлки" клубы бәйгедә катнашты

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Базарлы Матак урта мәктәбендә инде икенче ел "Сәләт-Әлки"клубы үз эшчәнлеген алып бара. Клубның рәисе-11 сыйныф укучысы Шәйхетдинова Эльвира, җитәкчесе-педагог-оештыручы Лилия Садыкова. Клубның максаты-татар сөйләмен активлаштыру. Клуб активистлары, ә алар 30га якын, мәктәптә татар телендә чаралар үткәрәләр. Рус телле балалар татар телендә сөйләшәләр, акцияләр, викториналар үткәрәләр.

Клуб әгъзалары булып Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары гына түгел, ә Нәби  Дәүли исемендәге гимназия укучылары да тора.

16 декабрьдә Казанда "Сәмрух"премиясенең Еллык конкурсы узды. Безнең клуб "Ел клубы" номинациясендә катнашты. Нәтиҗәләр февраль аенда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында билгеле булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International