17 декабрь көнне район мәдәният йортында «Мария әбиенең 400 такмагы»район смотр-бәйгесе булып узды. Матур такмаклар татар, рус һәм чуаш телләрендә яңгырады. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган шул исемдәге грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.