Иреклеләр слеты

2021 елның 17 декабре, җомга

15-16 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә иреклеләр слеты узды. 2021 елга йомгак ясалды, анда иң актив волонтерлар номинацияләр буенча бүләкләнде. Безнең мәктәп укучыларыннан Гайфуллина Алия, Латыйпова Илүзә һәм Шәмсетдинова Диләрә катнашты һәм  волонтерлар эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук Казанның истәлекле урыннары буенча экскурсия үткәрелде. Кызлар слетта катнашкан өчен истәлекле сертификатлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International