Некрасов укулары әдәби сәгате

2021 елның 17 декабре, җомга

17 декабрь көнне Иске Матак авыл китапханәсе һәм мәктәп хезмәткәрләре, бөек рус шагыйре Н. А.Некрасовның тууына 200 ел тулу уңаеннан, «Некрасов укулары» дип исемләнгән уртак әдәби сәгать - чара үткәрделәр. Китапханәчеләр яшь укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Чыгыш презентация белән үрелеп барды. Укучылар Некрасовның шигъри дөньясына чумдылар һәм аның иҗаты сәхифәләрен ачтылар. Чарада катнашучылар Ватан, табигать, гади рус халкына багышланган шигырьләр укыдылар. Чара барышында балаларга шагыйрьнең «Мороз - воевода», «Мужичок с ноготок», «Мороз, красный нос» кебек иң танылган шигырьләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International