2021 елның 17 декабрендә район мәдәният йорты шугалагында «Боз уеннары» боз сезонын ачу тантанасы булды. Балалар өчен бу шатлыклы вакыйга булды: салкыннан бит очлары алланган канәгать һәм шат малайлар, кызлар оста итеп тимераякта йөрде, шул ук вакытта мәдәният хезмәткәрләре оештырган викториналарда һәм конкурсларда катнашырга да өлгерде.