Яңа елга кадәр бик аз вакыт калып бара. Күңелле мәшәкатьләр һәм көтү, бүләкләр сайлау һәм игелекле эшләр вакыты. Шуларның берсе - «Теләкләр чыршысы " Бөтенроссия акциясе. Ул Яңа ел могҗизаларына ышанучы балалар өчен. Кемнеңдер хыялын тормышка ашыру һәркемнең көченнән килерлек эш. 3б сыйныф укучысы Ашурова Мәдинә хыялы чынга ашты.