Иске Каратада чыршы ачылышы

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

19 декабрь көнне Иске Карата авылының үзәк мәйданында яңа ел чыршысы ачылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар өчен театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Һәркем көлде, шатланды. Традиция буенча уеннардан һәм күңел ачулардан соң Яңа ел чыршысына гирляндалар кабыздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International