Росреестр идарәсенең һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы эшчәнлеге йомгаклары

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Татарстан Росреестры эшчәнлегенең төп күрсәткечләре

Ел саен Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итүчеләрдән электрон рәвештә документлар саны арту күзәтелә. Быел гына да ведомствога Росреестр хезмәтләрен электрон рәвештә 240 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Бу барлык мөрәҗәгатьләрнең дүрттән бер өлеше. Гомумән алганда, соңгы 5 елда (2017 елдан башлап) бу күрсәткеч 5 тапкырдан күбрәккә арткан!

Агымдагы елның 1 сентябреннән башлап, Татарстанда "24 сәгать эчендә Электрон ипотека" проекты тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында теркәү вакыты билгеләнгән 5-7 көн урынына нибары бер эш көне тәшкил итә. Әлеге программа гамәлдә булган вакытта аның мөмкинлекләреннән 7,5 меңнән артык татарстанлы файдаланган инде.

Барлыгы исә 2021 елның 11 аенда Татарстан Росреестрына ипотеканы электрон рәвештә теркәү өчен 13 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Электрон ипотека өлеше, узган ел белән чагыштырганда, 10 %ка артты һәм мөрәҗәгатьләрнең гомуми санының 40 %ын тәшкил итә.

Бу елның үзенчәлеге-торак биналарга һәм җир кишәрлекләренә сату-алу килешүләренең саны арту. Әйтик, 2020 елның 11 аенда Татарстан Росреестры тарафыннан торак биналарга сату-алу буенча 100 мең килешү теркәлгән булса, быел ук-150 меңгә якын. 2020 елда җир кишәрлекләренә-55 меңнән аз гына артык, ә 2021 елда 115 меңгә якын. Шулай итеп, узган ел белән чагыштырганда, әлеге күчемсез милек объектларына ихтыяҗ үсеше 52% һәм 108% тәшкил итте. 11 ай эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан 1 млн. 215 меңнән артык исәп-теркәү эшләре хокукы теркәлгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 37% ка күбрәк.

Федераль законнарны гамәлгә ашыруның башлангыч йомгаклары

"Гараж амнистиясе" турында федераль закон 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керде. Әлеге закон судсыз һәм бушлай гаражларны (2004 елга кадәр төзелгән) гына түгел, ә алар астындагы җир кишәрлекләрен дә милек итеп рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. "Гараж амнистиясеннән" файдалану өчен, гражданга гариза һәм документлар белән гараж урнашкан урындагы җирле үзидарә органына (Башкарма комитетка) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нәкъ менә шушы орган җир кишәрлеге бирү турында карар кабул итә һәм кирәкле барлык документларны Безгә - Татарстан Росреестрына җибәрә. Татарстан Росреестры тарафыннан «гараж амнистиясе» буенча 540 артык күчемсез милек объекты теркәлгән. Шуларның 408 гараж һәм 133 җир участогы. Әлеге закон кысаларында Яр Чаллы, Казан, Әлмәт, Чистай һәм Нурлат районнарында яшәүчеләр аеруча актив мөрәҗәгать итә.

Элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау турындагы федераль закон.

Законны гамәлгә ашыру белән дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары шөгыльләнә. Муниципалитетлар мәгълүматны үз архивларында мөстәкыйль анализлыйлар, салым органнарында, Пенсия фондында, Эчке эшләр министрлыгында, Загста һ.б. мәгълүмат соратып алалар. Алга таба, хокук иясе ачыкланган очракта, муниципалитет Татарстан Росреестрына БДКМРна тиешле белешмәләр кертү турында гариза җибәрә. Хәзерге вакытта БДКМРда 700 мең күчемсез милек объекты хокукка ия булучылар турында мәгълүматлар юк. 

Шул ук вакытта,  БДКМРда мәгълүматлар булу бик мөһим, чөнки бу безгә, дәүләт органы буларак, гражданнарга үз милке белән барган барлык үзгәрешләр турында үз вакытында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә, ягъни БДКМРдагы дөрес һәм актуаль мәгълүматлар гражданнарның хокукларын һәм мөлкәт мәнфәгатьләрен якларга, шул исәптән күчемсез милекне мошенниклык гамәлләреннән якларга ярдәм итә.

Дәүләт җир күзәтчелеге

Агымдагы елның 1 июленнән «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, ул дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру мөнәсәбәтләрен җайга сала. Федераль закон дәүләт һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) төрләренең күпчелеген гамәлгә ашыруның яңа кагыйдәләрен билгеләде.

Законда контрольдә тотылучы затларның намуслылыгын стимуллаштыру һәм закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычларын профилактикалауга аерым игътибар бирелде.

Контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү сроклары тәшкил итә:

1 эш көне-инспекция визиты, күчмә тикшерү;

10 эш көне-рейд тикшерүе, документар тикшерү, күчмә тикшерү.

Профилактик чаралар: хокук куллану практикасын мәгълүматлаштыру, гомумиләштерү, кисәтү игълан итү, консультация бирү, профилактик визит, тикшерү кәгазьләре билгеләнде.

Контроль (күзәтчелек) чаралар контрольдә тотыла торган зат белән үзара хезмәттәшлек итмичә дә уздырыла.

Тикшерелә торган зат белән хезмәттәшлек итү белән инспекция визитын, рейд тикшерүен, документар тикшерүне, күчмә тикшерүне үткәрү каралган.

Контрольдә тотучы зат белән бәйләнешсез рәвештә күчмә тикшерү, мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү үткәрелә.

Шулай ук күзәтчелек чараларын үткәрү өлешендә гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен (гаризаларын) карау тәртибе ачыкланды. Мөрәҗәгатьләр (гаризалар) законда саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү яисә зыян китерү (зарар) куркынычы турында белешмәләр булырга тиеш. Әлеге мөрәҗәгатьләр (гаризалар) турыдан-туры контроль (күзәтчелек) органына яисә КФҮ аша, гражданинның шәхесен таныклаучы документ күрсәтеп, шәхсән тапшырылырга тиеш.

Республика территориясендә дәүләт җир күзәтчелегенең башлангыч йомгаклары

Агымдагы 2021 елда җир законнарын бозуның 5 меңнән артык очрагы ачыкланган, аларның нәтиҗәләре буенча хокук бозуларны бетерү турында 3 меңнән артык күрсәтмә бирелгән.

Үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, хокук бозуның төп төре булып җир кишәрлеген үз белдегең белән биләү, шул исәптән җир кишәрлеген Россия Федерациясе законнарында каралган җир кишәрлегенә хокукы булмаган зат тарафыннан файдалану кала, бу барлык хокук бозуларның 80% ы дигән сүз.

Контроль-күзәтчелек чараларын үткәргәннән соң җир кишәрлегендә ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат күчемсез милекнең Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына -БДКМР кертелә.

Үткәрелгән күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре турында шулай ук Татарстан Росреестры ведомствосының рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Моннан тыш, федераль дәрәҗәдә махсус мәгълүмат системасы - Контроль (күзәтчелек) чараларының бердәм реестры, - ул тикшерүләр турындагы барлык мәгълүматларны үз эченә ала.

Игътибарга

Әгәр гражданин җир законнары өлкәсендә аның хокуклары бозылган дип саный икән, ул Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 нче йорт, 7 нче подъезд адресы буенча мөрәҗәгать итә ала.  Теротделлар адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми rosreestr.tatarstan.ru сайтындагы «Структура» - «территориаль бүлекләр» бүлегендә танышырга мөмкин.

Мөһим! Татарстан Росреестрына мөрәҗәгатьләр (гаризалар) биргәндә, мөрәҗәгать итүче шәхесне таныклый торган документ күрсәтергә тиеш. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен җайга сала торган әлеге яңалык аноним мөрәҗәгатьләрне, дөрес булмаган яисә күрәләтә ялган белешмәләр булган белдерүләрне минимизацияләүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы эшчәнлегенең төп күрсәткечләре

Кадастр палатасы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе-гражданнарга  Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан белешмәләр бирү.  Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан, гомумән алганда, турыдан-туры электрон рәвештә, мәгълүмат бирүгә ихтыяҗ тотрыклы рәвештә үсә бара. 2020 елның 11 аенда электрон рәвештә 2 миллионнан артык өземтә бирелгән булса, бу бирелгән мәгълүматларның гомуми саныннан 92,6% тәшкил итә (барлыгы 2 283 899), 2021 елның шул ук чорында электрон рәвештә 4,4 миллионнан артык мәгълүмат бирелгән, бу бирелгән мәгълүматларның гомуми санының 95.5% ын тәшкил итә (барлыгы 4 640 347).

Кадастр палатасы эшчәнлегенең башка төп юнәлеше - чикләр реестрына белешмәләр кертү. 11 ай нәтиҗәләре буенча БДКМРна территориаль зоналар чикләре турында 2 меңгә якын белешмә кертелде (2021 елның 1гыйнварына алар барлыгы 78 иде). Үсеш 2600%тан артык тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 12 процентка (барлыгы 876) мәдәни мирас объектлары чикләре буенча кертелгән белешмәләр саны, территорияләрдән файдалануның махсус шартлары булган зоналар чикләре буенча 3 %ка (хәзер БДКМРда 96 856) артты.

Торак пунктларның чикләренә килгәндә, хәзерге вакытта БДКМРда торак пунктларның 1 086 чиге турында мәгълүмат бар, бу 2024 елга кадәр кертергә кирәк булган торак пунктларның барлык чикләренең 1/3 өлешен тәшкил итә (2 033 өлеш, гомуми саны 3 119).

Чикләр реестрында үзгәрешләр

Кануннардагы үзгәрешләргә караганда, Кадастр палатасы торак пунктлар чикләрен керткәндә, мондый кишәрлекнең 75 һәм аннан да күбрәк проценты торак пункт чиге артында булса, торак пунктлар чикләреннән җир кишәрлекләрен төшереп калдырырга мөмкин. Элегрәк бу кагыйдә бер юнәлештә эшләде, ягъни торак пунктларның чикләре торак пункт эчендә урнашкан җир кишәрлекләренең чикләренә төзәтмәләр кертелде. Бу яңалык нәтиҗәсендә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле мәгълүматлар, шул исәптән торак пункт чикләре турындагы белешмәләр белән тутыру процессы тизләтелгән, бу шулай ук җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру эшендә уңай чагылыш таба.

2021 елның декабрендә Татарстан Республикасы инициативасы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде. Федераль дәрәҗәдә республиканың торак пунктлары чикләрен кертүгә комачаулык итүче шартлар бетерелде, аларга җирле хакимиятләр тарафыннан генераль планнар әзерләү зарурлыгы булмау турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта аларның чикләре территориаль планлаштыру схемалары нигезендә БДКМРна кертелергә мөмкин, бу мондый мәгълүматларны БДКМРна кертү динамикасына уңай йогынты ясаячак. 2024 елга кадәр чикләр БДКМРна кертелмәгән очракта, хакимият органнары рөхсәт документларын бирә алмаячак, бу үз чиратында яңа объектларны файдалануга тапшыруның мөмкин булмаячагына китерәчәк.

2021 елның декабрендә Татарстан Республикасы инициативасы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде. Республика торак пунктларының чикләрен кертүгә комачаулаучы хәлләр федераль дәрәҗәдә бетерелде, аларга карата җирле хакимият генераль планнарны әзерләү кирәклеге булмау турында карарлар кабул итте. Хәзерге вакытта аларның чикләре территориаль планлаштыру схемасы нигезендә БДКМРна кертелергә мөмкин, бу күчемсез милек реестрына мондый мәгълүматларны кертү динамикасында уңай чагылыш табачак.

Шулай ук Кадастр палатасының төп бурычларыннан берсе-гражданнарга хезмәт күрсәтү. Һәм 2021 елда үзгәрешләр үз көченә керү сәбәпле, күчмә кабул итү хезмәте түләүсез нигездә күрсәтелә торган затлар исемлеге киңәйтелде.

Ташламалы категория гражданнар-гариза бирүчеләр исемлеге тулыланды

Әгәр элек бу хезмәттән Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм I һәм II төркем инвалидлары гына файдалана алса, 2021 елның 28 октябреннән ташламалы гражданнар исемлегенә инвалид балалар һәм I төркем инвалидлар да өстәлә. Шулай ук гражданнарның югарыда күрсәтелгән ташламалы категорияләре өчен түләүсез нигездә әлеге елның 28 октябреннән дәүләт кадастр исәбенә алуы һәм/яисә хокукларны дәүләт теркәвенә алу турындагы гаризаларны һәм аларга кушып бирелә торган документларны карау нәтиҗәләре буенча документлар илтеп җиткерү хезмәте дә гамәлгә ашырыла башлады. Элек ташламалы шартларда курьер аша җиткерү БДКМРнан мәгълүматлар соратып алу буенча гына башкарылган. Игътибар итик, ташламалардан мөрәҗәгать итүче үзе теркәү гамәлләрен үткәрү планлаштырыла торган күчемсез милек объектының милекчесе булып тора һәм аларга тиешле таныклау документларын күрсәткәндә файдаланырга мөмкин.

Татарстан халкы хезмәт алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала:

- 8 (843) 514-90-77 (доб.2666 (2328), 8 98726909005, шулай ук Росреестрның телефон хезмәте күрсәтү үзәгенең тәүлек буе эшли торган түләүсез номеры буенча 8 (800) 100-34-34

- Татарстан Кадастр палатасының Казан шәһәре, В. Кулагин ур., 1 йорт адресы буенча филиалына;;

 - почта элемтәсе белән;

- dost@16.kadastr.ru электрон почтасы буенча

- svo.kadastr.ru сайтында мөстәкыйль рәвештә гариза рәсмиләштереп.

Неделя защиты проектов

Образование

 В МБОУ «Юхмачинская средняя общеобразовательная школа» с 13.12.2021 по 18.12.2021 проходила «Проектная неделя». К данному мероприятию все ученики заранее подготовились. Защита проходила в пяти направлениях. Все ученики подготовили хорошие проекты и достойно защитили.

Проектларны яклау атналыгы

Мәгариф

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Юхмачы урта мәктәбендә 2021 елның 13 – 18 декабрь көннәрендә «Проект атнасы» узды. Бу чарага барлык укучылар да алдан ук әзерләнделәр. Яклау биш юнәлештә барды. Барлык укучылар да проектларга яхшылап әзерләделәр һәм лаеклы якладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International