Татарстан Республикасы Дәүләт алькогольинспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре кулланучылар белеме дәрәҗәсен арттыру максатларында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар һәм хуҗалык субъектлары өчен чаралар комплексы уздырды.
Чара барышында авыл халкы белән очрашулар, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты һәм «Олимп» кибете хезмәткәрләре өчен семинар - укулар, урта мәктәп укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәресләр оештырылды, КФҮ һәм сәүдә предприятиеләрендә кулланучылар өчен консультация өстәлләре үткәрелде, «Алып Хан» сәүдә йортында дежурлык оештырылды, шулай ук Базарлы Матак авылы пенсионерлары һәм инвалидлары өчен лекция – әңгәмә оештырылды.
Күчмә кабул итү барышында территориаль орган башлыгы кулланучыларга консультация бирде, алар үз сорауларын һәм проблемаларын хәл итү буенча төгәл киңәшләр алды.
Сыйныфтан тыш дәрестә укучылар белән кулланучылар хокукларын яклау буенча узган Олимпиада нәтиҗәләрен карадылар һәм киләсе елга алдан әзерләнә башларга киңәш иттеләр. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар Кеше эшчәнлегенең киң даирәсен колачлый, һәм аны хокукый нечкәлекләренә юнәлтү өчен күп нәрсә белергә кирәк. Моннан тыш, «коррупциягә каршы тору турында»Федераль законның кайбер нигезләмәләре дә каралды.