Әлки районында ковидка каршы законны бозган өчен кибет хуҗалары җәлеп ителде

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Узган атнада район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 статьсын бозган өчен 15 беркетмә төзегән.

Әлеге статья «халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау буенча законнарда каралган бурычларны үтәмәү» кебек яңгырый. Ул вазыйфаи затларга 10-20 мең сум күләмендә, юридик затларга 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Ковидка каршы чараларны бозган өчен район үзәгенең дүрт кибете хуҗасы җәлеп ителде, битлек режимын кабат бозган 2 кешегә штраф салынды. Аларның берсе - Спас районыннан, икенчесе район аша үтүче республика башкаласында яшәүче ир-ат.

Юхмачы авылында ковидка каршы йогышны профилактикалау чараларын үтәмәү аркасында 10 көнгә кафе ябылу турында Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International