Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Кыямова Рәзилә "Олимпиадада актив катнашкан өчен” номинациясендә җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы 2021 елның 1 декабрендә Әлки районына сәфәре барышында номинантка грамота һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Мәктәп укучысын республика олимпиадасына әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы М.х. Низамовага Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шулай ук Рәхмәт хаты белән «Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ методисты Яруллина Рәисә Габделбәр кызы бүләкләнде.
Киләсе елда мәгариф учреждениеләре укучылары «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасында да актив катнашырлар һәм югары нәтиҗәләргә ирешерләр дип өметләнәбез.