Район мәдәният йортында «Бердәм РОССИЯ»партиясе җирле бүлекчәсенең утыз өченче конференциясе булып узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Бариев Динар Раил улы катнашты.
Конференция делегатлары көн тәртибендәге алты мәсьәлә буенча карар чыгардылар. "Бердәм Россия" партиясе Уставы буенча "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсенең барлык эш органнары үз вәкаләтләрен тәмамлады һәм конференция эше вакытында яңа составта сайланды.
Конференция делегатлары "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре итеп Никошин Александр Федоровичны сайлады. Җирле сәяси Совет һәм җирле контроль комиссиясенең яңа әгъзаларын сайладылар. Гыйнвар аенда «Мәскәү»мәдәният үзәгендә узачак Татарстан төбәк бүлегенең 34 нче конференциясенә делегат сайланды. Конференциядә Әлки җирле бүлегеннән җирле бүлекчә секретаре Никошин Александр Федорович катнашачак.
“Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегендә актив катнашканы һәм партиянең абруен күтәрүгә керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
1. Куриш Юлия Алексеевна
2. Хәлиуллина Алинә Марат кызы
3. Одушкина Светлана Викторовна
4. Зәйдуллин Рафаэль Нурәхмәт улы
5. Хәбибуллина Гүзәл Рәшит кызы
6. Абдрахманова Луиза Заһидулла кызы
7. Абдуллин Айдар Фәргать улы
8. Яруллина Фәридә Госман кызы
"Бердәм РОССИЯ” партиясенең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды