"Знатоки" интеллектуаль уены 10-11 сыйныф укучылары командалары арасында үткәрелде. Уен укучыларның физика, география буенча белемнәрен системалаштыруга, интеграцияләүгә ярдәм итте. Өлкән сыйныф укучылары яңа ситуациядә белемнәрен кулландылар, ярышларда физиканы тормышта куллану мөмкинлекләрен ачыкладылар. Командалар баллар җыйды, Тамашачылар көч биреп торды. Алып баручы, Мөхәммәткәримова Алия, балаларны җиңүгә рухландырды, бәйгене төгәл оештырды. "Электрон" командасы җиңде(11 сыйныф), очколар арасындагы кечкенә аерма белән "Протон" командасы җиңелде (10 сыйныф).Укытучы-Гильметдинова Р. К.