Бала хокуклары әлифбасы

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

22 декабрь көнне Иске Матак авыл китапханәсендә 6 класс укучылары белән “Бала хокуклары әлифбасы” хокукый сәгате үткәрелде. Анда балаларга аларның "Бала хокуклары турындагы конвенциядә" беркетелгән хокуклары гына түгел, ә төгәл үтәргә тиешле бурычлары да булуы турында да искш төшерделәр. “Бала хокуклары һәм бурычлары”, “Шигырь азагы”, “Әйе!Юк!” викторинасы аша балалар “БМОның бала хокуклары турындагы конвенциясе”, хокукый документлар барлыкка килү тарихы” дигән статьялар белән таныштылар. Әкият геройлары мисалында балалар кеше хокукларын бозуны билгеләделәр. 8 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International