Съезд эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, чикләүләр аркасында быел съездга барлык җирлек җитәкчеләре дә бара алмады. Ел саен үткәрелә торган чарада җирлек башлыклары Ренас Сәлахов, Муса Исхаков, Марина Худякова, Ләйсән Гайфуллина, Рәмзил Әхмәдиев, Совет аппараты җитәкчесе Илмир Шәфиев катнашты. Делегацияне район Башлыгы Александр Никошин җитәкләде.
Муниципаль берәмлекләр Советының XVI Съезды башланыр алдыннан элеккеге ипподром территориясендә ел саен үткәрелә торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә махсус техника һәм җиңел автомобильләр ачкычларын тапшыру тантанасы булды.
6S-14.2 автогрейдерыннан ачкычларны һәм документларны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов алды. Иске Матак һәм Иске Алпар авыл җирлекләре башкарма комитетлары яңа хезмәт автомобильләренә ия булдылар.