ТР Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга зур өлеш керткәне өчен Каргалы авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Рамил Вакыйф улы муниципаль берәмлекне 32 ел дәвамында җитәкли. Ул Татарстанның иң зур эш стажы булган ике авыл башлыгының берсе икән. Бүләкне Каргалы авыл җирлеге башлыгы Татарстан Республикасы Президенты кулыннан алды.