Анда Кама аръягыннан 6 район спортчылары катнашты.
Безнең көрәшчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Урта Әлкидән Самат Абдуллин 35 килограммга кадәр авырлык категориясендә пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Аның авылдашы Алмаз Ганиев 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медаль алды, шул ук категориядә Чуаш Кичүеннән Богдан Гыйльметдинов икенче булды.Шушы ук авылдан Нияз Җиһаншин 60 килограммга кадәр авырлык категориясендә 3 урынны яулады.