26 нчы декабрь көнне гимназия укучылары К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына "Асылкош"("Дивная птица") дип исемләнгән Яңа ел тамашасына чакырылган иде. "Асылкош" - ул могҗизалы кош һәм барыннан да бигрәк укырга яраткан ике бертуган турындагы тамаша.Бервакыт алар могҗизалы тау тишегендә укып, бар дөньяларын оныта һәм кереп шуннан соң башлана... Бу әкият, үзең теләмәсәң дә биргән вәгъдәне үтәргә кирәклеге, дуслык һәм мәхәббәт, кыюлык һәм кызыксынучанлык турында. Балаларга тамаша бик ошады.