24 нче декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында "Куркынычсыз мәктәп" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче билгеләнде.Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы бүләкләде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары-Әлфия Равил кызы Шагалиева -конкурс җиңүчесе. Конкурска гимназиянең наркоманияне профилактикалау буенча эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә наркоманияне профилактикалау эше өч юнәлештә алып барыла - укучылар, аларның әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре һәм педагоглар белән.
Укучылар өчен "Сәламәт бул!", "Наркотикларга юк!" профилактик-белем бирү программалары эшли. Сәламәт яшәү рәвеше, тәмәке тарту зарары, яшь организм өчен наркомания һәм психоактив матдәләрнең зарары турында сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Профилактика отрядлары, SMS-балалар, яшь армиячеләр белән файдалы очрашулар үткәрелә.
Билгеле булганча, зарарлы гадәтләрне профилактикалауда иң нәтиҗәле чараларның берсе балаларны һәм яшүсмерләрне спортка җәлеп итү.
Бу юнәлештә бездә күп чаралар үткәрелә. «Спорт зарарлы гадәтләргә альтернатива буларак» акциясе кысаларында волейбол, баскетбол, футбол, «Күңелле стартлар», «Сәламәтлек көннәре»ярышлары оештырыла,аларда төрле сыйныф укучылары катнаша. Ел саен Бөтенроссия сәламәтлек айлыгында, «Милләтләр кроссы»нда катнашабыз. Бездә рәсем конкурслары, сәламәт яшәү рәвеше турында тематик әңгәмәләр уза.