2021 елның 23 декабрендә Иске Матак мәктәбе укучылары өчен "Яңа ел планетасында космик маҗаралар" дигән яңа ел тамашасы булып узды. Балалар йолдызчык, чит планета һәм марсианка, киләсе ел символы - юлбарыс, космик пиратлар, һәм , әлбәттә инде , Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраштылар. Балалар җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр һәм Кыш Бабайдан тәм-томнар алдылар.