2021 елның 28 декабрендә Яңа Салман мәктәбендә 1-11 сыйныф укучылары өчен күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме узды. Яңа ел балалар өчен әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Бу вакытта балалар Кыш Бабай, Кар кызы һәм, әлбәттә инде, бүләкләр көтә. Балалар бәйрәмнең төп кынаклары Кыш бабай һәм Кар кызын шатланып каршы алды, үзләре дә бәйрәмдә теләп катнашты: үзешчән сәнгать номерларын тәкъдим итте, бәйгеләрдә катнашты, җырлады, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап күңел ачты.