Әлки район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре аңа кушылып, үз акчаларына Яңа ел бүләкләре сатып алганнар.
–Безнең инспекциядә имин булмаган 28 гаилә исәптә тора. Аларда 56 бала үсеп килә. Шушы кызлар-малайларның 14 яшькә җитмәгән кечкенәләренә 22 бүләк әзерләдек. Бәйрәм көннәрендә күчтәнәчләрне балаларга таратып бетерәчәкбез. Акция бит 10 гыйнварга чаклы дәвам итә,–ди балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Гөлнур Сәгыйтова.
Полиция Кыш бабае бүләкләренең күпчелек өлеше ияләренә барып җиткән инде. “Тылсымлы Яңа ел белән!” дип язылган зур тартма-күчтәнәчләргә балалар чын күңелдән сөенә, билгеле.