Кунакка районыбыздан 20 бала барды. Алар арасында фән олимпиадалары һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, күпбалалы һәм тәрбиягә алган гаиләләрдән балалар: Татар Борнаеннан Елизавета Трофимова - билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүче, Базарлы Матактан Энҗе Идиятуллина - су полосы буенча “Актай” командасына һөҗүмче, Хлебодаровкадан килгән Арина Кузнецова - татар теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасында җиңүче.
«Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз. Барысы да төрле, әмма сезне хезмәт һәм тырышлык, җиңүгә омтылыш, битараф булмау берләштерә», - дип билгеләп үтте республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында.