Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты белән берлектә үткәрелә.
Әлеге конкурс Татарстан һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны саклап калуга, шулай ук яшьләр арасында Татарстан Республикасы китап мирасын популярлаштыруга юнәлтелгән.
Кем катнаша ала?
Конкурста Россия Федерациясенең барлык субъектларының 10-11 сыйныф укучылары һәм/яки урта белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнаша ала.
Төп приз: Конкурсның җиңүчесе һәм призерлары Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Тарих» (шифр 46.03.01) юнәлеше «Төрки халыклар тарихы» профиленә бушлай ташламалы керү хокукына ия.*
Регистрация һәм univer.tatar/tarhan/ сайтында беренче онлайн-тур 2021елның 1 декабреннән 31 декабренә кадәр.
«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы ике турда узачак.
I тур, читтән торып - бирелгән темаларга тест һәм эссе язу.
II тур, турыдан – туры -телевизион * *, 4 этаптан тора: 1/8, 1/4, 1/2 финал һәм финал.
48 катнашучы уеннан чыга!
"Тархан" конкурсының күпэтаплы интеллектуаль телевизион тамашасы нәтиҗәләре буенча 3 нче призерны билгелиләр.
*Билгеләнгән ташламалар 2022 һәм 2023 елгы кабул итү кампаниясе өчен гамәлдә. Ташламалы кертемнәр өчен өстәмә шартлар - гамәлдәге БДИ һәм/яки предметлар буенча эчке керү сынаулары нәтиҗәләре: рус теле, тарих.
* *Турыдан – туры –телевизион турның барлык конкурс сынаулары онлайн-трансляция белән озатылачак һәм телевизион версиягә ия булачак. Instagram да мәгълүмати озату - tarhan_konkurs.