Анда Татарстан Республикасының 9 шәһәр һәм районыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән яшь спортчылар катнашты. Турнирда барлыгы 239 спортчы ярышты.
Турнир югары дәрәҗәдә узды. Моны ТР Киокусинкай-каратэ федерациясе башкарма директоры Ирек Фәррахов һәм ярышларның баш хөкемдары Алексей Ревин билгеләп үтте.
Турнирда җиңүчеләрне һәм призерларны район Башлыгы урынбасары Рәшит Билалов котлады. Ул аларга дипломнар һәм медальләр тапшырды.
Турнирда катнашучылар ярышларның баш оештыручысына-Әлки районы спорт мәктәбе тренеры, Спас һәм Әлки районнары благочинные Андрей Зиньковка рәхмәт белдерделәр.