Балалар ике командага бүленеп, үзара ярыштылар: бер-берсенә ярдәм итеп җитезлек һәм зирәклек, тизлек һәм төгәллек буенча биремнәр үтәделәр. Уеннар күңелле һәм дустанә атмосферада үтте. Балалар тагын бер кат аларның сәламәт, көчле һәм җитез булып үсүләрен күрсәттеләр. Әмма иң мөһиме, бу уенда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады – барысы да татлы призлар алды.