"Салкыннан сакланыгыз"

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Һач ману коенулары алдыннан һәм көннәр салкынайганда, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге хәтта урамда кыска вакыт эчендә дә өшү ихтималы күп тапкырлар артуы турында кисәтә.

Гомумән, тукымаларның туңу дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, өшүне түбәндәге дәрәҗәләргә бүләләр:

Өшүнең беренче дәрәҗәсе тәннең зарарланган урынында  тире япмасының агарып китүе, сизгерлек югалу һәм температураның түбәнәюе белән характерлана. Җәрәхәтләнгән урын җылына башлагач, кызышып тору, әрнү, кызарып тору, ялкынсынып китү белән тасвирлана.

Өшүнең икенче дәрәҗәсе кан йөреше бозылу сәбәпле, аермачык агарып китү белән аерылып тора.  Җылына башлагач,  тире кып-кызыл була яки кызгылт төскә керә, тиренең шешенеп китүе күзәтелә,  сыеклык белән тулган куыклар барлыкка килә. Процесс көчле авырту белән бара.

Туңуның өченче дәрәҗәсе. Өшегән урын кып-кызыл, кара төстә була. Канлы җыелган куыклар чыга. Җылынганда тиренең сизгерлеге беркадәр вакыт саклана, аннары туңган тукымаларның кубуы белән бергә көчле авырту барлыкка килә.

Дүртенче кат өшү дәрәҗәсе. Тире һәм мускул тукымаларының гына түгел, сөякләрнең дә тирән, кире кайтмаслык җәрәхәтләнүе барлыкка килә.

Ничек өшемәскә?

Кием-салым һәм аяк киеме җитәрлек дәрәҗәдә иркен булырга тиеш, хәрәкәтләрне тоткарламаска һәм канның нормаль циркуляциясенә комачауламаска тиеш. Натураль тукымалардан күп катлы итеп киенегез. Кием катламнары арасында һава җылыны сакларга ярдәм итә. Аяк киеменә, мөмкин булганча, өстәмә киез яки мех кисәкләре салыгыз. Бияләйләр салкыннан перчаткалардан яхшырак саклый.  Эчендә мех булган чыланмый торган һәм дымланмый торган тукымадан тегелгән бияләйләрне сайлагыз. Табигый материаллардан перчаткалар никадәр сыйфатлы булса да, салкыннан  коткармый.

Йөзегезне, кулларыгызны каплагыз! Урамга чыгар алдыннан майлы крем кулланыгыз. Хатын-кызларның йөзенә сибелгән уалучан кершән ягуның файдасы бар.

Салкында тәмәке тартмагыз. никотин тәэсирендә периферик тамырлар тарая, һәм, димәк, кул-аякларның салкыннан өшү ихтималы арта.

Алкоголь җылытмый! Кыска вакытлы җылылык иллюзиясен биргәндә, ул кан тамырларын киңәйтә, шуның белән организмның гомуми җылылыгын арттыра. Моннан тыш, исерек вакытта игътибар тарала, һәм өшүнең беренче билгеләре сизелми кала.

Урамга чыксагыз, башыгызны, муеныгызны салкыннан саклагыз! Шапка һәм шарф кию мәҗбүри. Баш һәм муен - җылылык бирүче зоналар, алар актив рәвештә кан белән тәэмин ителүче һәм бик нечкә май катламы каплаган орган. Башыгызны һәм муеныгызны өшетеп, сез организмның гомуми суынуына ярдәм итәсез.

Салкын һавага (алкалар, боҗралар, беләзекләр) чыкканда металл бизәнгечләрне салыгыз. Салкында булганда һәр 20-30 минут саен җылы бинага җылыну һәм үз-үзеңне карау өчен 5-10 минутка кереп чыгыгыз (туңган тән участокларында өшүнең беренче билгеләре булмавына инаныгыз).

Бер тапкыр өшегән урынны яңадан өшетмәгез, бу тән җәрәхәтләре китереп чыгара! Җилдән сакланыгыз - җил тәэсирендә өшү ихтималы шактый югары!

Бигрәк тә өлкәннәргә һәм балаларга игътибарлы булыгыз! Бу яшь категориясендәге кешеләрне терморегуляция үзенчәлекләре түбән температуралар йогынтысына бик сизгер итә!

 Кышын салкын һавада булган хәлдә, саклану чараларын күрегез. Бу туңу һәм өшүне булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International