ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Әлки урманчылыгы һәм Әлки урман хуҗалыгының 2021 елдагы эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасында 2021 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында киңәшмәләр башланды. Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров шундый киңәшмәне «Әлки урманчылыгы» ДКУ һәм «Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында үткәрде. Базарлы Матак авылында район мәдәният йорты базасында узган утырышта Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән «Әлки урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илсур Зәйнуллин чыгыш ясады. Ул 2021 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 31 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылганын сөйләде. «Шуның белән бергә ел дәвамында 370 килограмм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 223,5 мең стандарт утырту материалы үстерелде», – дип билгеләде Илсур Зәйнуллин.

Шулай ук, урман культуралары сезоны кысаларында, 369 га мәйданда – урман культураларын агротехник карау, 245 га – урман культураларын тулыландыру, базислы урман питомнигында 0,5 га орлык чәчү эшләре башкарылган.

Урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту максатында 807,2 га мәйданда урман авырулары тикшерелгән һәм 22,2 га мәйданда матди кыйммәте булмаган агачлар җыеп алынган.

Алга таба «Әлки урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Әмир Гыйзетдинов һәм җитәкче-урманчы урынбасары, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Олеся Матюшкина чыгыш ясады.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомствога буйсынган учреждениеләр хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Алда әле бик бай яңа 2022 ел көтә. Урманнардагы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм», – диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International